Баюн варислары (6+)

14 нче санлы китапханәдә «Китапханәдә скрайбинг. Китапны җанландыр» проекты кысаларында чара үтте.

мистер
IMG-20221013-WA0018
IMG-20221013-WA0017
IMG-20221013-WA0020
IMG-20221013-WA0021

Проект мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәмендә тормышка ашырыла. «Мистер Мяу һәм мисс Кис-Кис» танып белү-уен программасына 87 нче күзләр коррекция мәктәбе укучылары килде. Балалар мәче һәм кеше мөнәсәбәтләре барлыкка килү тарихы һәм, кулга ияләштерелгәннән соң, кайсы илләрдә алла итеп саналуы турында белде. Әкиятләр буенча «Мине таны» викторинасы үткәрелде, ул мультфильмнардан җырлар һәм өзекләр белән үрелеп барды; «Песи рәсемен яса», «Мәкальләрне җый», «Песиләр телен беләсезме» бәйгеләре узды. Балалар китапханә фондындагы этләр һәм мәчеләр турында китап һәм журналлар белән танышты, йорт хайваннары турында иң яхшы матур әдәбият әсәрләрен искә төшерде. Яшь китап сөючеләр мәчеләр турында мәкаль һәм әйтемнәр буенча үз белемнәрен тикшерде, халык сынамышларын искә төшерде. Балалар үзләренең дүрт аяклы дуслары турында яратып сөйләде. Балаларга ком анимациясе ысулы белән китап һәм мультфильм геройлары – песиләрне ясарга тәкъдим ителде. Бик күңелле һәм кызыклы булды. Иң мөһиме – балалар песиләрне кыерсытырга ярамавы, аларны яратырга һәм кайгыртырга кирәклеге, бары тик шул вакытта гына аларның дуслык белән җавап бирүе турында белде!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: